16 июльдә Татарстан депутатлары җәйге ялга таралыр алдыннан сессиягә җыелды. Көн тәртибендә — Мәскәүнең туган телләргә карата чираттагы репрессив адымы, "Мәгариф турында"гы канунга үзгәрешләр кертелү мәсьәләсе. Мәскәү бу үзгәрешләрне гамәлгә ашыра калса, Татарстанда татар теле дәресләре тагын да кыскара — ул атнасына нибары бер сәгать кенә укытылачак. Депутатлар бу хәлгә шәрран ярып каршы кычкырмаса да, бу — милләтләр өчен фаҗига, дип аңлатты.
Җыелышта кемнәр нәрсә диде? Татарстан үз фикерен яклый алачакмы?
Русия 2017 елдан бирле туган телләргә басым ясап килә. Мәкальдәгечә, бармакны гына тешлим дип, кулны умырып өзәләр. Бу очракта кулсыз түгел, телсез калу куркынычы турында сүз бара — урыс булмаган халыкларның телсез калуы. Мәскәү телне тыюны мәкерле кануннар, фәрманнар аша башкара.
Федераль үзәк телләрне өйрәнүгә каршылык юк, дип кабатлый. Әмма чынлыкта, туган телләрне укытуны чикләүче, аларны читкә этәрүче кануннар бер-бер артлы кабул ителә. 2017 елдан соң прокуратура ярдәмендә мәктәпләргә "телне канунсыз укытасыз" дип басым ясалганнан соң, тел дәресләре кыскарды. Формаль рәвештә, һәркем туган телен өйрәнә ала, дип әйтелсә дә, урыс булмаган халыкларны гариза яздыру аша тезләндерделәр.
2017 елдан бирле Татарстанда да, Башкортстанда да туган телне сайлаучылар саны кимүен күрәбез. Мәктәпләрдә татар теле турыпочмаклы калып кебек кысылды — үләр-үлмәс хәлдә калды. Әмма Мәскәү моңа да күпсенде.
Русия Мәгариф министрлыгының чираттагы "күчтәнәче" — 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк яңа фәрман. Аңа күрә мәктәпләрдә туган телне өйрәнү өчен атнасына бары тик бер генә сәгать калдырыла.
Бу фәрманның куркынычы турында кисәтүләр булды, аңлатмалар бирелде. Әмма милли мәгариф мәсьәләсен күтәрү сәясәткә әйләнгән заманда Мәскәүнең бу адымнарына каршы тора алырлык көчләр — институтлар да, хәрәкәтләр дә, шәхесләр дә — юк ителде. Шулай да Татарстан хакимияте бу фәрман белән килешмичә, мәсьәләне Дәүләт Шурасы сессиясенә чыгарырга мөмкинлек тапты.
Депутатлар ни диде?
"Русия халыклары телләре турында" канунына төзәтмәләр кертелүгә карата Татарстан Язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла чигенә барган саен телсез калабыз, диде. Ул татарлар басым барганын тоймый башлады дигән фикерен җиткерде. Соңгы җанисәптәге саннарны да искә төшерде.
"Милли компонентларны алып ташлау 2004 елдан ук башланды. Шуннан соң урыс теленнән кала барлык телләрне юкка чыгару сәясәте алып барыла. Моның артында кемнәр тора — белмим, ләкин бу эш соңгы елларда гына башланмаган. Бу — гасырлар дәвамында алып барылган сәясәт. Без кайчакта басымны сизми башладык, әмма чигенә-чигенә телебез югала. Соңгы халык санын алуда 600 мең татар үз теленнән баш тартканы ачыкланды. Бу — бик кискен сан. Милли үзаң өчен куркыныч сигнал", диде ул.
Татарстан халыклары Ассамблеясе шурасы башкарма комитеты җитәкчесе, депутат Ренат Вәлиуллин Русиядә "туган тел" төшенчәсен "Русия халыкларының теле" дип үзгәртүне Конституциягә каршы гамәл дип атады:
"Русиядә 155тән артык тел кулланыла. Әгәр без кешеләргә үз телен туган тел дип санарга мөмкинлек бирмәсәк, Конституциянең 68нче маддәсен — туган телне өйрәнү хокукын гарантияли торган маддәсен — бозабыз.
Моңа өстәп, төбәкләргә ике көн эчендә фикер бирү таләбе куела — бу ни өчен кирәк? Кануннар Конституция принципларына туры килергә һәм телләрнең тигезлеген тәэмин итәргә тиеш. Мондый мәсьәләләр киң җәмәгатьчелек катнашында тикшерелергә тиеш."
Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, депутат Илшат Әминов туган телгә аерылган ике сәгать белән дә телне өйрәнү авыр, ул бер сәгатькә калынса, телне ничек өйрәтергә соң дигән сорау куйды. Ул чыгышын Тукайның "Яшьләр" шигырен дә укыды.
"Туган телгә бүленгән ике сәгать тә җитми. Бер сәгатькә калса, балаларга телне ничек өйрәтергә? Башлангыч сыйныфларда ике сәгать тә аз, ә атнага бер сәгать эчендә нәрсә эшләп була?! Туган телгә шундый караш булганда, ул ничек сакланыр?
Бу мәсьәләдә депутатлар актив булырга тиеш. Кирәк икән, Конституцион мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итәргә кирәк — халыкның телне өйрәнү хокукын яклау өчен".
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исә тел һәлакәт алдында дип әйтмәсә дә, бу мәсьәлә буенча Мәскәүгә мөрәҗәгать юллаганнарын әйтте:
"Стратегия кабул ителгән, карар чыгарылган. Үзгәрешләр 2025 елның 1 сентябрендә көченә керәчәк. Без бу юнәлешне өйрәнәбез. Республиканың милли мәктәпләре өчен хәзерге уку планнарын саклауны сорап, Русия Мәгариф министрлыгына хат юлладык", — диде министр.
Аның сүзләренчә, 1 һәм 2нче уку планнарында туган тел дәресләре каралмаган, бу планнарны республика кулланмый. Ә 3, 4 һәм 5нче планнарда сәгатьләр кими.
Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә болай диде:
"Федераль дәрәҗәдә кабул ителә торган яңа карарлар безне борчый. Документны кулга алгач, аны җентекләп өйрәнәчәкбез. Күптелле Русия — безнең байлыгыбыз. Бу сораулар игътибарга лаек. Республика бу уңайдан үз сүзен әйтми калмас."
Мәсьәлә күтәрелде, борчылу ноталары яңгырады. Әмма сессия вакытында Мәскәүгә аерым мөрәҗәгать кабул ителүе турында сүз булмады. Хәзер сорау туа: Мәскәү белән сөйләшү кабинетлар артында гына каламы, әллә ачыктан-ачык җәмәгатьчелек белән берлектә дәвам итәрме? Һәм иң мөһиме — Татарстан мәктәпләрдә туган телгә бүленгән сәгатьләрне саклап кала алачакмы?
- Соңгы елда Русиядә милли телләргә басым янә көчәйде. Июльдә Русия президенты Владимир Путин дәүләт тел сәясәтенең нигезләрен раслау турында фәрман имзалады. Әлеге документ урыс телен, Русия республикаларының дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук урыс телен дөньяда алга этәрү максатын күздә тота. Документта иң зур урын урыс теленә бирелгән. Анда әйтелгәнчә, "Русия Федерациясенең уникаль этномәдәни күптөрлелегенә карамастан, гомумрусия үзбилгеләнүендә иң зур рольне урыс теле уйный".
- 2024 елның 5 ноябрендә Владимир Путин катнашында Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау шурасы утырышы узды. Анда урыс телен яклау дәүләт сәясәтенең нигезләре әзерләнәчәк диелде. Утырышта "урыс теле" һәм "туган тел" предметы арасында каршылыклар бар дип тә белдерелде.
- 30 декабрьдә Путин Русия хөкүмәтенә, Дәүләт думасына һәм башка хакимият оешмаларына тел сәясәте өлкәсендә күрсәтмәләр бирде. Анда төп сүз урыс теленең өстенлеге турында бара: урыс телен саклау һәм үстерү, тел белгечләренә финанс ярдәм күрсәтү, баскынлыктагы Украина җирләрен урыслаштыру, чит илдә урыс телен саклау һәм Русиядә мигрантларга урыс телен өйрәтү һәм башкалар.
- Юридик фәннәр кандидаты, публицист Харун Сидоров сүзләренчә, бу "Русиядә асылда бер милләт һәм бер тел булырга тиеш", дигән милли сәясәт корылуы турында сөйли.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум