Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы интернетта экстремистик материаллар эзләү өчен штрафлар кертү канунын кабул итте


Русия Дәүләт думасы бинасы
Русия Дәүләт думасы бинасы

Депутатларның 306сы бу тәкъдимне хуплады, 67 каршы чыкты, 22се тавыш бирүдән тыелып калды.

Русия Думасы интернетта экстремистик материаллар эзләү өчен штрафлар кертү канунын кабул итте.

Шулай ук VPN хезмәтләрен рекламлау, SIM картаны яки аккаунтны башка кешегә бирү, VPN-сервис хуҗаларының Роскомнадзор таләпләрен үтәүдән баш тартуы, элемтә операторлары, интернет-сервис администраторлары, хостерларның дәүләт органнары һәм куәт оешмалары вәкилләре белән элемтә кагыйдәләрен бозу өчен штрафлар каралган.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, "экстремистик материаллар исемлегенә" кертелгән мәгълүматны эзләгән өчен 5 мең сумга кадәр штраф карала.

Моннан тыш, VPN хезмәтләрен рекламлау өчен дә 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Элек депутатлар һәм сенаторлар бу канун нигезендә русиялеләр Instagram һәм Facebook-ка кергән өчен "теләнмәгән оешма"ларның сайтларын укыган һәм аларга керүгә VPN кулланган өчен җәзага тартмаячагын әйттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG