Штраф кемгә салына ала?
Канун төзәтмәсе авторлары "экстремист" дип танылган контентны караган өчен штраф салырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта мондый материалларга якынча алты мең мәкалә, фильм, китап керә. Штраф күләме – өч меңнән биш мең сумга кадәр.
Канун өлгесендә аерым шунысы искәртелә: VPN кулланып мондый контентны эзләү өчен дә җаваплылык каралган. Канунда алар "мәгълүмати-җиһаз чаралары" дип атала.
Үзгәрешләрне утырышка ике көн калганда керткәннәр. "Сетевые свободы" белгечләре әйтүенчә, алар бөтен укылышлардан җиңел генә үтәчәк дип көтелгән канунга өстәгәннәр. Башта канунда экспедиторлар эшен тәртипкә салу турында гына сүз барган. Бу алым "иҗтимагый каршылык" тудырмау өчен еш кулланыла, ди алар.
Үзгәрешләргә ярашлы, җәза юстиция министрлыгының экстремистик дип саналган исемлегеннән материалларны максатчан эзләү һәм аларны карау өчен кертелә. Бу исемлеккә китаплар, аудио һәм видео язмалар, сайтлар, хәтта шигырьләр дә керә. Мәсәлән, анда Адолф Һитлерның "Mein Kampf" китабы, Йозеф Геббелс китаплары да бар. Әмма, шул ук вакытта, исемлектә, мәсәлән, Оксимиронның "Последний звонок" җыр тексты да бар.
Моннан тыш, экстремистик өндәмәләр яки аларны аклаучы материаллар карау өчен дә штраф салынырга мөмкин. Мондый сайтларның бердәм исемлеге юк, дип аңлата "ОВД‑Инфо" хокук яклаучылары. Русиядә экстремист дип, мисал өчен, ФБК (Алексей Навальный оешмасы), чынлыкта булмаган "халыкара ЛГБТ хәрәкәте" һәм хәтта Facebook, Instagram кебек кайбер социаль челтәрләр дә санала.
VPN‑хезмәтләргә килгәндә, хәзерге вакытта Русиядә аларны куллану тыелмаган. Әмма 2024 елның языннан томаланган ресурсларга керү юлын ачучы хезмәтләр, шул исәптән VPN‑нар турында мәгълүмат тарату тыелды. Яңа төзәтмәләр мондый мәгълүмат тараткан өчен штрафларны арттырган: физик затларга – 80 мең сумга, юридик затларга – 500 мең сумга кадәр. Шулай ук "экстремистик" дип саналган материалларны VPN кулланып ачкан өчен дә штраф салу тәкъдим ителә.
Русия думасының мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе урынбасары Антон Горелкин әйтүенчә, илдә VPN-ны куллану ирекле булса да, "кемдер җинаять кылырга теләсә, бу гаеп дәрәҗәсен "арттыручы" фактор булып саналачак".
БУ ТЕМАГА: Башкортстан Югары мәхкәмәсе Руслан Габбасовның китабын экстремистик дип таныдыКремль яклылар фикере
Үзгәрешләр Кремль яклылар арасында да бәхәс тудырды. Мәсәлән, пропагандист Маргарита Симоньян һәм "Интернет иминлеге лигасы" җитәкчесе Екатерина Мизулина аларга каршы чыкты.
Мизулина сүзләренчә, әгәр канун кабул ителсә, аның оешмасы "экстремистлар" исемлегенә кергән оешмалар турында мәгълүмат тапшыру мөмкинлегеннән мәхрүм ителәчәк. Бу аның лигасы эшчәнлегенең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә, дип зарлана ул.
— Экстремизмны күзәтүне тыялар икән – Аллага шөкер. Бу безгә яраткан юнәлеш – имин интернет дәресләре белән шөгыльләнергә күбрәк вакыт һәм мөмкинлек бирәчәк. Ләкин эш бездә генә түгел. Яңа канун күпчелек русияләргә көтмәгән проблем тудыра ала. Мин монда ихтимал куркынычлар күрәм, — дип язды Мизулина.
RT дәүләт телеканалы башлыгы Маргарита Симоньян исә аның хезмәттәшләре Русиядә "экстремистик" оешмалар эшчәнлеген тикшерә алмаячак, дип зарлана.
Канунны яклаучылар да бар. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә Кремль сәясәтен актив хуплаучы фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева документы яклап чыкты. Ул канунны юл йөрү кагыйдәләре белән чагыштырды һәм русияләр "иминлеге өчен" кабул ителә диде.
Кремль сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә, ул канун өлгесе белән таныш түгел, әмма депутатлардан аңлатма сораячак. "Бу тема берничә көн эчендә зур резонанс тудырды. Күрәсең, аңлатмалар кирәк", диде ул.
Шул ук вакытта Faridaily Telegram‑каналы журналистлары Фәридә Рөстәмова белән Максим Товкайло хәбәр иткәнчә, канун өлгесе турыдан-туры президент идарәсеннән төшерелгән, аны тавышсыз кабул итәчәкләр дип өметләнгәннәр. Бу хакта Faridaily-га документ әзерләү белән таныш булган түрә хәбәр иткән. Ул журналистларга әйткәнчә, әлеге канун өлгесе – "хакимият контрольдә тота алмаган VPN һәм аларның хуҗаларын куркыту коралы".
— Күрәсең, куркыту соңракка планлаштырылган булган – канун инде кабул ителгәннән соң һәм аны кире кагып булмаган вакытта. Түрәләр һәм депутатлар төзәтмәләрне икенче укылышта кертергә ярата, чөнки бу җәмәгатьчелек каршылыгын киметергә мөмкинлек бирә, — дип яза Faridaily.
БУ ТЕМАГА: Русиядә узган ел террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә өч меңнән артык кешене керткәннәр"Максатчан эзләүме", ялгышмы?
— Мин канунны берничә тапкыр укыдым һәм шуны аңладым: штрафны теләсә нәрсә өчен салып була. Хәтта депутатлар үзләре дә моның ничек эшләячәген аңламый. Алар "максатчан эзләү" дигәнгә басым ясый. Әмма гап-гади полиция кешесе бу эзләүнең "максатчанмы" әллә "ялгышмы" икәнен ничек аңлый ала? Алар моны ничек аерачак? — дигән сорау куя "Интернетны яклау оешмасы" мөдире Михаил Климарёв.
Ул яңа тыюның мөһим ягына игътибар итә: бу канун контент әзерләүче яки таратучыларга түгел, интернетка кереп, аны табучы яки укучыларга кагыла.
— Чынлыкта, бу хәл көлкеле түгел, ул куркыныч. Чөнки канун чыгаручылар, контентны булдыруны түгел, ә аны куллануны да җинаятькә тиңләргә омтыла. Күз алдыма шундук Советлар берлеге килә. Мин ул вакытта әле кечкенә идем, әмма бик яхшы хәтерлим: ул вакытта кешеләр бер-берсенә кулдан язылган дәфтәрләрне, самиздатларны, тапшыралар иде. Бу дәфтәр өчен генә дә төрмәгә утыртырга мөмкин иделәр. Ачык күренә: Советлар берлегенә кайтуны теләүчеләр хәзер шуңа ирешәләр дә, — ди Климарёв.
Аның искәртүенчә, хәзерге вакытта VPN турында мәгълүмат тарату тыелу сәбәпле, университетлар өчен VPN системнарының ничек эшләве турында дәреслекләрне бастыру да мөмкин түгел.
— Мин хәзер вузларда челтәрле технологияләрне ничек укытып булачагын күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки заманча интернетның зур өлеше VPN-нарга бәйле. Сез аларны куланнмыйм дип уйлаганда да кулланасыз. Әйтик, гади телефоннан шалтыратасыз – бу шалтырату еш кына дигитал форматка күчерелә һәм интернет аша тапшырыла, бу исә VPN – виртуаль шәхси челтәрләр ярдәмендә эшләнә, — дип аңлата белгеч.
Техник белгечләр һәм юристлар фикеренчә, канунда әлеге хокук бозуларны ачыклау юлы да анык күрсәтелмәгән. Әйтик, полиция хезмәткәрләре кешеләрне урамда туктатып, аларның смартфоннарын тикшерәчәкме (мондый тәҗрибә, мәсәлән, Беларуста бар), яисә кулланучыларны элемтә операторлары аша күзәтеп барачаклармы – билгеле түгел.
— Мондый хокук бозуны ачыклау өчен Google аккаунтындагы эзләү тарихын яки тартып алынган җайланмадагы браузер тарихын һәм автотутыру нәтиҗәләрен тикшерергә мөмкин. Шулай ук "тыелган" материалларны укучыларны ачыклау эшендә элемтә операторлары ярдәм итә ала: кулланучының трафигы махсус саклау чаралары белән шифрланмаган булса, операторлар кулланучының нинди кушымталарны эшләтеп җибәрүен һәм кайсы сайтларга керүен бик яхшы күрә, — дип сөйләде Forbes.ru сайтына дигитал иминлек белгече, юрист Станислав Селезнёв.
Язма оригиналы: "Настоящее время"
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!