Июль башында Азатлык Радиосы Берлинда узган деколонизаторлар форумы турында язган иде. Ике көнлек түгәрәк өстәлләр, дискуссия панельләре, ачык бәхәсләр вакытында асаба халыклар һәм халыкара хокук, Русиядә тарихның милли үзтәңгәллекне юуу чарасы буларак кулланылуы, асаба халыкларның үзенчәлекле белем мирасы, сугышка каршы феминизм хәрәкәте, асаба халыкларның каршылык хәрәкәте хакында сөйләшенде.
Җитди иминлек чаралары белән уздырылган бу форумның икенче көнендә форумны оештыручылар матбугат очрашуы уздырды. Алар Азатлык Радиосы сорауларына да җавап бирделәр. Бу сөйләшүне аерым бирергә булдык.
Журналистлар сорауларына оештыручылар саха активисты Вилюа Чойнова, бурят активисты Сэсэк Йигитова һәм Indigenous of Russia хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Виктория Маладаева җавап бирде.
Сэсэг Йигитова сөйләвенчә, мондый зур конференция беренче тапкыр уздырыла. Журналистлар сорау бирә башлаганчы, ул Русиянең асаба халыкларының хәле, Украинада Русия алып барган сугышка карата кайбер фикерләрен белдерде.
Йигитова Украинадагы сугыш өчен коллектив һәм индивидуаль җаваплылыкны тану мөһим, моны Русияне үзгәртү һәм Русия сивил җәмгыятенең эмансипациясе өчен беренче адым дип саный.
"Җирле халыклар бу оятсыз сугышка мәҗбүри катыштырыла, диспропорциональ зур югалтулар кичерә, без барыбыз да беләбездер, Кремль аларны туп ите урынына куллана. Колониаль көчнең, Русия колониаль көченең объекты булып торсак тк, без бу сугышта катнашу җаваплылыгыннан азат түгелбез. Сугыш һәм көч куллану күпчелекнең актив һәм пассив катнашы белән ясала. Без, ягъни мин, җаваплылык соравыннан качуны һәм бөтен җаваплылык йөген бер кешегә тагуны кабул итә алмыйм. Ул, шиксез, төп гаепләнүче булса да, мин коллектив җаваплылык дигән төшенчә барлыгына ышанам. Һәм безнең һәрберебез миллион сәбәп таба ала, янәсе, нигә мин җаваплы түгел: "Мин Русиядә түгел идем, мин Русия ватандашы түгел", "Мин Болотнаяга чыктым" һәм башка шундый сәбәпләр. Ә бит шулай да бу сугыш килеп чыкты", диде активист.
Җыенда БМО вәкиле, деколонизация темасын яктыртучы журналистлар, әлеге тема белән эшләүче галимнәр барлыгын исәпкә алып, Азатлык Радиосы Украинадагы сугышның азчылык халыкларга йогынтысы турында сорады.
"Украинадагы сугышның азчылык халыкларына йогынтысы аерым өйрәнеләме? Ягъни төрле критерийлар, билгеләргә нигезләнеп конкрет рәвештә?"
Виктория Маладаева: Мобилизация мәсьәләсе генә өйрәнелә. Безнең бурят активисты Мария Вьюшкова һәлак булганнар турында мәгълүмат җыя. Әмма башка тикшеренүләр ясау бик авыр хәзер.
Мария Вьюшкова беренче булып безнең республиканың этник составын анализлый башлады. Без шулай ук Агин автоном бүлекчәсен һәм Усть-Урда (Усть-Ордынский) автоном бүлекчәсен алдык, чөнки бурятлар Русиянең өч төбәгендә тупланып яши. Безнең өчен мөһим сорау шул иде – бу сугышта ничә бурят үлә. Без беренче көннәрдә үк бу саннар пропорциональ түгел дигән нәтиҗәгә килдек. Мобилизация дә, кеше үлеме дә. Аннары моны башка медиалар да күтәреп алды. Хәзер кайберләр дә моны анализлый, әмма бу гомумән төбәкләр буенча гына тикшерелә. Мария Вьюшкова һәм башка активистлар зур хисап ясадылар һәм этник составны анализладылар. Ни өчен? Чөнки бу бик мөһим, экстремистлар, террористлар һәм сәяси тоткыннар исемлекләренең этник составын анализлау кебек үк мөһим. Минем белүемчә, террорчылар исемлегендә хатын-кызлар 17 процентын тәшкил итә. Төрле репрессив кануннарга бәйләп хөкем ителүчеләрнең этник составы да мөһим. Мәсәлән, экстремистлар һәм террорчылар исемлегендә Төньяк Кавказ вәкилләре күп. Бу да әлеге проблемның бер өлеше. Русия белә торып һәлак булганнарның санын, этник составын яшерә.
Мария Вьюшкова - "Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе, активист. Украинадагы угышта Русия ягыннан үлүче этник төркем вәкилләрен саный һәм аларның гомум пропорциясен өйрәнә. Аеруча Себер, Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш азсанлы халыкларының сугышта чамасыз күп үлүе күренә, ди ул. Шул ук вакытта Вьюшкова моны Мәскәү Кремленең максатчан сәясәте белән бәйләми, бу Русиядәге даими дискриминация нәтиҗәсе дә була ала, дип фаразлый.
Азатлык Радиосы: Күптән түгел милләт эшләре федераль агентлыгы дәүләтнең 2036нчы елга кадәр милли сәясәт стратегиясен бастырды. Анда урыс теле, урыс мәдәниятенең милләтара мөнәсәбәтләрнең барлык өлкәләрендә доминантлыгын киңәйтү тенденциясе ныгытыла. Урыс булмаган халыкларның үзенчәлеген максатчан юкка чыгару бара дип саныйсызмы?
Сэсэг Йигитова: Әлбәттә, ул бар. Бу аның дәвамы, чөнки Путин моны хәзер башлады дип әйтү дөрес түгел, Путин хәзер моны көчәйтә, ул хәзер моны турыдан-туры әйтеп эшләргә оялмый. Милли үзенчәлекне юк итү колонизация сәясәтенең башыннан барды, ул бары тик әкренрәк иде. Әмма иң зур зыян, тарихтан карасак, Советлар берлеге чорында салынды, милли республикалардагы зыялы элита юк ителде. Бурятиядә рухи элитаны юк иттеләр. Бурят әлифбасын, монгол әлифбасын бетерделәр. Татарстанда да кириллицага кадәр [башка имлаләр] булган. Бу мәдәни бәйләнешләрне тамырыннан өзә. Бу иң зур зыян булды. Аннары әкренләп, 1950нче еллардан башлап, милли үзенчәлек юк ителә башлады. "Бурят теле сезгә ник кирәк, фән урыс телендә", диләр. Ә бит үз телеңне белү фәнгә ирешер өчен киртә түгел. Минем, мәсәлән, әти-әнием мәктәптә бурят телендә укыганнар. Бу аларга югары белем алырга, заманча кешеләр булырга һич комачауламады. Әтием Киевта сивил авиациясе инженерына укыды. Русификация һәрчак барды һәм хәзер дә бара. Украинадагы сугыш - русификациянең иң коточкыч күренеше дип саныйм. Русификациянең дәвамы – украин балаларын урлап, аларга син урыс дип әйтәләр, урыс телен өйрәнергә мәҗбүр итәләр. Украинадагы сугыш - урыслаштыруның иң ямьсез формасы дип әйтер идем.
Азатлык Радиосы: Сезнең күзәтүләрдән чыгып, урыслаштырудан тыш, асаба халыкларына хәзерге вакытта тагын нинди куркыныч яный?
ВикторияМаладаева: Әлбәттә, дәүләт репрессияләре. Коллектив һәм шәхси репрессияләр. Милли республикалардан активистлар бик күп, төбәкләргә карап хәтта репрессияләр төрләре дә аерыла. Кайберләрендә полиция репрессияләре, кайберләрендә каты басым. Мин моны төрле төбәк һәм республикалардагы активистлардан ишетәм, аларның исемнәрен дә телгә алып булмый, чөнки аларга яки туганнарына куркыныч янарга мөмкин. Матбугатта да чыгара алмыйбыз. Дустыңны мәхкәмәгә чакыралар, сине мәхкәмәгә чакыралар. Хәтта дустыңның кыенлыкка эләккәнен дә раслый
Иң коточкычы - күп активистлар мондый нәрсәләр турында ачыктан ачык сөйли алмый.
алмыйсың. Яки сиксән яшьлек әбиеңә килеп куркыталар. Иң коточкычы - күп активистлар мондый нәрсәләр турында ачыктан ачык сөйли алмый. Үзебез арасында гына уртаклаша алабыз, ил күләмендә бу эшләр күренмичә калалар. Коллектив рәвештә дә шулай. Асаба халык оешмалары, деколониаль оешмалар хәзер популяр булган "ят агент" статусын да "сикереп" уза, аларны шунда ук экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертәләр. Русия аларны уптым илаһи, тотрыклы эшчәнлеге булу-булмавын да карамый, уйлап чыгарылган сепаратистик хәрәкәткә терки. Бу оешмаларның сәяси белдерүләр дә чыгарганы юк, алар мәдәнияткә яки телгә кагылышлы оешмалар булырга мөмкин. Милли яки төбәк темасына эшли дип, экстремистлар, террорчылар исемлегенә кертәләр. Бу да активистларының туганнарына басым буларак кулланыла. Күпләр яшеренергә мәҗбүр, яки бикләнде, яки курка.
Төбәкләрдән чыккан активистларның медиаберләшмәләре үз төбәкләрендә популяр. Безнең өчен беркайчан да Мәскәүдә ни булуы, андагы сәясәтчеләр мөһим түгел иде. Безнең өчен үз җиребездә ни булуы мөһим иде. Үз блогерларыбыз, эстрада йолдызларыбыз, сәяси хәрәкәтләр һәм башкалар. Безнең көчебез дә монда. Мәскәү оппозиционерлары милли республикалардан активистларның ролен, хәрәкәтләрнең көчен бәяләп бетерми. Баймак протестлардан соң кайберәүләр гаҗәпләнде - нишләп әле кышкы төндә Башкортостанның төрле почмакларыннан юллар ябылган вакытта ниндидер башкорт активисты өчен дистә мең кеше килде?
Алтайда да хәзер мөһим хәрәкәт бара, бу протестлы республика. Алтайлар, белгәнемчә, үз республикаларында азчылык. Тик барыбер алар мобильләшә, оеша, чөнки үз җирләре белән бәйләнешләре бар, кешеләр үз җирләре, хокукларын яклап көрәшә.
Сэсэг Йигитова: Бу сорауга җавапның бер өлеше. Төбәкләр белән бәйләнеш бармы дип сораган идегез. Бар. Без теләгән кадәр нәтиҗәле булмаса да, төбәкләрдә Путинны төшерер өчен барысы да чыкмаса да, бу эш акрынлап бара. Алар "Русия азиатлары"н укыйлар, төбәктән чыккан кешеләрнең медиасын укыйлар, андыйларга ышаныч күбрәк. Русия эчендә асаба кешеләр ясаган проектларга карасак, анда тел турында подкастлар, тел торгызу подкастлары. Бурятиядә заманча бер блогер бар, аңа хәзер хәтта урыс кешеләре дә килә, бурят телен өйрәнә. Болар барысы да безнең иркен дөньяда очрашып, подкастлар төшереп сөйләшкәннәребезнең тәэсире. Бу дулкыннар китә, мин моны күрәм. Әлбәттә, алар җыелып "бу колониализм" дип әйтә алмый, ачыктан сөйли алмый. Әмма бу проектларны мин пропаганда аша үтә торган бер нәрсә итеп күрәм.
Һәр бурят гаиләсендә репрессияләнгән әби-бабалар бар, анда барысы да беләләр. Кайберләр хәзер дә республикага кайта, әби-бабалары белән сөйләшә. Кемнеңдер әбисе беренче тапкыр: "Сиңа тел бирмәгәнем өчен үкенәм" дип сөйли. Мондый хәл беркайчан да булмады. Алар балаларын саклап калыр өчен үз телләрендә сөйләшмәделәр, аларга рус телен руслар кебек белү белү иң яхшысы булып тоелды. Шуңа күрә алар балаларын өстәмә мәшәкатьләрдән сакларга, туган телне бирмәскә тырышты. Хәзер гаиләләрдә тел торгызу, милли үзенчәлек торгызу турында сөйләшә.
Этник милләтчелек һәм радикализм белән моның арасында тигезлек билгесе куярга ярамый. Мәскәү оппозиционерлары гына түгел, деколонизация турында сөйләшкәндә, немец стейкхолдерлары, немец медиасы да курка. Мин моны немецчә "Berührungsangst" дип атыйм. Алманнар: "Бу таныш булмаган тема", дип саный. Алар өчен Мәскәү журналисты аңлаешлы, билгеле. Бу форумны булдыруның төп мотивацияләреннән берсе – асаба халыкларны кешеләштерү, экстремистлар, радикаллар почмагыннан чыгару.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум