Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Әминов: Русия мәгариф министрлыгы "туган тел" фәне исемен сакларга ризалашты


Илшат Әминов
Илшат Әминов

Шул ук вакытта, министрлыкның туган тел сәгатьләрен бер сәгатькә кыскарту ниятләрен үзгәрүләре турында әлегә берни әйтелми.

Татарстан "туган тел" фәне исемен саклауга ирешә алды, дип хәбәр итә "Реальное время" басмасы, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминовка сылтанып. Моннан тыш басма Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына бүген килгән хатка да сылтана.

Әминов басмага "министрлыкның кирәкле үзгәрешләр керткәнен" әйтте. Туган тел дәресләре хәзер "Туган тел (Русия Федерациясе халкы теле) һәм (яки) Русия Федерациясе республикасының дәүләт теле" дип аталачак, ди ул.

— Өтер аша булса да, "туган тел" төшенчәсен калдырдылар. Мин безне ишеттеләр һәм исәпкә алдылар дип саныйм. Без гадәттән тыш нәрсәне таләп тә итмәдек, Русия Конституция үтәлешен таләп иттек, — диде депутат.

Әминов "туган тел" терминының бик мөһим булуын, аннан кануннарның зур комплексы торганын әйтте. "Хәзер бездә халыкларның туган телләрен өйрәнү системының саклануы аңлашыла", ди ул.

Шул ук вакытта, Әминов яңа үзгәрешләрнең тагын бер мөһим мәсьәләсе – мәктәпләрдә туган телләр дәресләренең 1 сәгатькә генә калуы турында берни әйтмәде. "Реальное время" басмасы да моның турында мәгълүмат китерми.

Узган атна яңа уку елыннан туган телләр укыту өлкәсендә үзгәрешләр турында Дәүләт шурасы утырышында фикер алыштылар. Яңа үзгәрешләргә ярашлы, мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбияты атнага 1 дәрескә генә калырга мөмкин.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Русия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп, мәктәп програмында туган телләрне өйрәнүгә бүленгән сәгатьләрне сакларга сораган, дип белдерде министр Илсур Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрнең 1 һәм 2нче уку планнарында туган телләрне өйрәнү бөтенләй каралмаган, бу планнарны республика кулланмый. Ә менә 3, 4 һәм 5нче уку планнарында туган тел дәресләре саны кыскара, ди ул.

  • "Русия халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә "Туган тел" дип бары тик урыс телен генә атау тәкъдим ителде. Башка милли телләр "Русия халкының теле" дип атала.
  • Әлеге үзгәрешләрнең төп идеологы — элек Татарстаннан Дума депутаты булган, хәзер Русия президенты ярдәмчесе вазифасын башкаручы Елена Ямпольская. "Урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип белдерде ул. Милли хәрәкәт активистлары моны тәнкыйтьләп чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG