Казанда мәхкәмә активист Вера Отрешконы 90 мең сум штрафка тарткан.
Ул 2025 елның 24 февралендә "Казан" гаилә үзәге бинасы янына "Пути нет надо сворачивать" дигән шигар тотып чыккан. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан, дип яза "Верстка".
Чөнки Отрешко күтәреп чыккан шигардә "Пути" "н" һәм "с", "в", "о" кызыл төс белән аерым язылган булган.
Пикет фотоларын "Республикасы" һәм Activatica телеграм каналлары чыгарган иде. Мәхкәмә бу сүзләрдә "махсус хәрби чара максатларын дискредитацияләүнең лингвистик һәм психологик чалымнары бар" дип тапкан.
- Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
- Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә керде. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
- Мәскәүнең Украинага каршы алып барган сугышы дәвамында русияләрне һәм чит ил ватандашларын гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы административ һәм җинаять маддәләре, шулай ук гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату турындагы җинаять маддәсе нигезендә 241 миллионлап сумга штрафка тартканнар. Моны Югары мәхкәмә каршындагы мәхкәмә департаменты белешмәләренә таянып, "Вёрстка" исәпләп чыгарган иде.
- Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
- Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
- Былтыр көз көне "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага "гаскәрне кимсетү" өчен штраф салганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум